Авыл имамнары киңәшләште
Дин вә вөҗдан

Авыл имамнары киңәшләште

Симәктә авыл мәчете эшли башлауга егерме ел тулу туңаеннан имамнар очрашуы булды.

Симәк авылы мәчетендә авыл имамнары киңәшләште. Чарага барлык авыл мәчетләренең имам-хатиблары һәм район мөхтәсибәте вәкилләре килде. Очрашуның  Симәк авылы мәчетендә узуы да юкка гына түгел. Чөнки, авыл мәчете эшли башлауга егерме ел тулган. Чарада Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Симәк авылы мәчете имам-хатибы Мансур хәзрәт Харисов, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Зарипова чыгыш ясады.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев