Август аена намаз вакытлары
Намаз вакытлары ТР мөселманнарының диния нәзарәтеннән алынды
Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев