Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Аллаһ юлында

Метрәй авылында яшәүче, күп еллар балалар сәнгать мәктәбендә балаларга мәдәни юнәлештә белем биргән хөрмәтле мөгаллимә Азия Заһидуллинаны күпләр белә

Ул чорда аңа хөрмәт белән “Азия апа”, “Азия Закирҗановна” дип эндәшсәк, бүген без аңа тирән ихтирам белән “Азия абыстай” дип дәшәбез. Соңгы елларда ул, дин юлына басып, абыстай вазыйфаларын да башкара.

Дин юлына һәркем үз ирке белән килә. Азия абыстайга дин юлында беренче адымнарны ясарга ярдәм итүче сәнгать мәктәбендәге хезмәттәше Хәлимә Сафина була.

– Хәлимә апа колективыбызда иң өлкән хезмәттәшебез иде. Ул безгә әни буларак та, әби, хатын-кыз буларак та, дини йолаларны башкаручы буларак та һәрвакыт ярдәмче һәм киңәшче, өлге булды. Дин юлына аяк басканда, иң беренче киңәшчем Хәлимә апа булды. Бүген дә мин аңа еш мөрәҗәгать итәм, – ди Азия апа.

Мәктәп елларыннан бирле дус булган Рәмзия Батырова да куркып калмаска, намаз уку тәртибенә, дога уку серләренә төшенергә ярдәм итә. Ул дингә кереп китәргә зур этәргеч бирә.

– Мәчеттә дин дәресләре башланган иде. Авылыбызда озак еллар имам вазыйфасын башкарган Рафаэль абый да дингә кереп китәргә булышты. Шөкер, Коръәнне берничә тапкыр укып чыктым, – ди Азия Заһидуллина.

Азия абыстай Мөслимнең “Җәмигъ” мәчетендә узучы дәресләргә йөри, үзлегеннән дә бик күп укый. Алсу Мөхәмәтшинаның онлайн узучы дәресләрендә дә катнаша.

Азия апа бүген Метрәйдә озак еллар абыстай вазыйфаларын башкарган Люция апа Галимова һәм Фәнүзә апа Солтанованың юлын дәвам итә.

– Абыстай вазыйфаларын башкару бик зур җаваплылык һәм төгәллек сорый. Укыган догаларыбыз дөрес, сөйләгән сүзләребез, вәгазьләребез хак булырга тиеш. Шуңа күрә кайда нинди сүз сөйләсәк тә, аны тыңлаучылар күңеленә кереп калырлык итеп җиткерергә кирәк, – ди Азия абыстай.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 25 октябрь саныннан укыгыз.

Фото –  А. Заһидуллинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев