Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Әлифба бәйрәме мәктәпләрдә генә түгел мәчет-мәдрәсәләрдә дә була

Кичә Салауз-Мухан авылының Сафа мәчетендә гарәп графикасын өйрәнә башлаучылар өчен шундый бәйрәм үткәргәннәр

"Остазбикә Рисалә Әгъзәмова әйтүенчә, шәкертләре бик тырышлар, сөенә-сөенә укыйлар. Биредә әле тагын ике төркем белем ала. 3 нче сыйныфлар инде курсны тәмамлау алдында. Алар Коръәнне хәтем чыгалар. Икенче ел укучылар да сүрәләрне дөрес итеп, йөгерек укырга тырышалар.Фәрит хәзрәт Гизтдинов, хәләле Гөлүзә ханым, абыстай Рисалә ханым, мөәзин Сәгызетдин хәзрәт Садриев Аллаһ йорты буш тормасын, шәригать кануннары тормышка ашсын, балалар иманлы тәрбияләнсен, ислам нуры авылдашларының да күңелләрен яктыртсын өчен зур көч куялар.Махсус хәрби хәрәкәттә катнашучыларга ярдәм оештыру булсынмы, зиратта өмәләр, мәчеттә төзекләндерү, җыештыру эшләре булсынмы - шатлыклы көннәрдә дә, авыр вакытларда да җәмәгать белән бергә булулары, авыл халкын да кузгата алулары белән үрнәк алар", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев