Мөслим- Рантамак юлында “Шевроле-Нива” машинасы әйләнгән
ДАИ

Мөслим- Рантамак юлында “Шевроле-Нива” машинасы әйләнгән

Авариянең сәбәбе – руль белән идарәне югалту, тикшерү эше бара

Районның ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, 29 сентябрь көнне иртәнге сәгатьләрдә Мөслим- Рантамак юлында “Шевроле-Нива” машинасы әйләнгән. Руль артында 2003 елгы Әлмәт шәһәре егете булган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында шофер тән җәрәхәте алган, хастаханәгә озатылган. Авариянең сәбәбе – руль белән идарәне югалту, тикшерү эше бара.

Фото – ДАИ хезмәте архивыннан 


Нет комментариев