Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ДАИ

ДАИ хәбәр итә

Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләргә кирәк

ДАИ

Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләргә кирәк. “Рейд вакытында атна дәвамында бурычлы кешеләрне тикшердек. Ике ай эчендә штрафлары түләнмәгән 15 кешегә административ беркетмәләр төзелде, ел башыннан андыйларның саны – 28. Алты әҗәтле кешенең машинасына арест салынды. Штрафларны 20 көн эчендә ярты бәядән түләү мөмкинлеге булса да, күп кенә шоферлар штрафларын түләргә ашыкмый. Түләү срогы үтеп китеп, 10 мең сумнан күбрәк штрафлары булган алты шоферның машиналарына суд приставы хезмәткәрләре белән берлектә арест салынды”, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев