Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ДАИ

ДАИ хәбәр итә

2024 елның 7 октябреннән республикада “Автомобиль” операциясе башлана

“Профилактик чара автотранспорт урлау белән шөгыльләнүче затлар һәм җинаятьчел төркемнәр эшчәнлеген ачыклау максатыннан үткәрелә. Урланган транспорт чараларын тоткарлау, аны саклау урыннарын ачыклау буенча чаралар планы төзелә. Урланган транспортның идентификацион билгеләмәләрен үзгәртеп, комплектсызландырып, угрылар транспортны сату җаен карый. Шикле кешеләргә һәм машиналарга тап булсагыз, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Районның ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, 29 сентябрь көнне иртәнге сәгатьләрдә Мөслим-Рантамак юлында “Шевроле-Нива” машинасы әйләнгән. Руль артында 2003 елгы Әлмәт шәһәре егете булган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында шофер тән җәрәхәте алган, хастаханәгә озатылган. Авариянең сәбәбе – руль белән идарәне югалту, тикшерү эше бара.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев