ДАИ хәбәр итә
ДАИ

ДАИ хәбәр итә

Авариянең сәбәпчесе – Әмәкәй авылы кешесе

Мөслим – Иске Сәет юлының 33нче километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлде: “Лада-Калина” белән “Шевроле-Нива” машинасы бәрелеште. “Авариянең сәбәпчесе – Әмәкәй авылы кешесе. 1961 елгы ир-ат төп юлдан килүче “Шевроле”га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә “Лада-Калина” юл читенә төшеп тәгәрәгән. Ике машинаның да шоферлары тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы хастаханәсенә озатылган. “Шевроле” руле артында  Сикия авылы кешесе, 1980 елгы хатын-кыз булган”, – дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

Илнар Гыйздуллин фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев