ДАИ хәбәр итә
ДАИ

ДАИ хәбәр итә

Мөслимдә “Тоннель” операциясе узды

Автотранспорт чараларын массакүләм тикшерү барышында барлыгы 49 машина туктатылган. “Рейд барышында алкоголь кулланган килеш транспорт белән идарә иткән бер шофер тоткарланды. Ике кешегә – машинасының иминият кәгазе булмаган өчен, өч кешегә иминлек каешын эләктермәгән өчен административ беркетмә төзелде”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев