ДАИ
“Каршы як” полоса операциясе төгәлләнде
Профилактик чара барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өч машина йөртүченең эше судта каралачак. “Тиешсез урында транспортны узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк. Ел башыннан каршы як полосага чыккан 15 шоферга административ беркетмәләр төзелде. Каршы полоса буенча хәрәкәт иткән өчен штраф күләме 5 мең сум тәшкил итә яисә 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев