Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ДАИ

ДАИ

28 августта “Игътибар, балалар!” бөтенроссия профилактик операциясенең беренче этабы башланды

8 сентябрьгә кадәр барачак айлык кысаларында ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. “Профилактик чараларның барысы да балаларның иминлеген тәэмин итү өчен эшләнә. Мәктәпләрдә иминлек дәресләре, рейдлар үткәреләчәк. Былтыр район юлларында балалар катнашында теркәлгән ике юл-транспорт һәлакәтендә бер бала имгәнгән. Быел да ике юл һәлакәтендә бер бала тән җәрәхәтләре алды. Ел башыннан балаларын махсус креслодан башка йөрткән 17 шоферга административ беркетмә төзелде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 795 машина йөртүче җаваплылыкка тартылды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев