Бүген кич Мөслимдә юл-транспорт һәлакәте булды
ДАИ

Бүген кич Мөслимдә юл-транспорт һәлакәте булды

«Татнефть» ягулык салу станциясендә ике машина бәрелеште

Бүген кичке сәгатьләрдә Мөслимнең "Татнефть" ягулык салу станциясендә юл-транспорт һәлакәте булды. "Шахман" йөк машинасы белән "Ларгус" машинасы бәрелеште. Авариянең сәбәпчесе - җиңел машина белән идарә иткән 1971 елгы Мөслим кешесе йөк машинасына юл бирмәгән. "Шахман" руле артында 1986 елгы Зәй шәһәре кешесе булган. Гаепле шоферга административ беркетмә төзелде",- дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Феликс Мәгъданов фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев