22 яшьлек райондашыбыз мопедтан егылып тән җәрәхәтләре алган
Узган атнада электровелосипед белән өлкән яшьтәге бер райондашыбызны бәрдергәннәр иде
Михайловка авылында пассажир хатын-кыз 22 яшьлек егет идарә иткән мопедтан егылып төшкән һәм тән җәрәхәтләре алган. Рульдәге егетнең дә, пассажирның да алкогольле эчемлекләр кулланганлыгы мәгълүм. Шундый төр транспорт белән бәйле тагын бер очрак. Узган атнада электровелосипед белән өлкән яшьтәге бер райондашыбызны бәрдергәннәр иде. Ул юл һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләреннән Яр Чаллы хастаханәсендә вафат булган. “22-31 июльдә республикада “Мотоцикл” операциясе үткәрелә. Профилактик чара барышында бу төр транспорт белән идарә итәргә хокукы булмаган, мотоцикл белән шлемсыз идарә итүчеләр генә түгел, мопед, скутер, электросамокатларда юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар да катгый контрольгә алыначак”, – дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев