Хәтер урыны чиста булсын!
Җәйге чорга чистарынып, төзекләнеп керү – гадәти хәл. Кыштан соң оешма-предприятиеләр дә, шәхси хуҗалыклар да үз территорияләрен җыештыра, тәртипкә китерә. Бу көннәрдә мемориаль комплекста да өмәләр бара.
– Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексын төзекләндерү, аны чиста тоту – безнең бурычыбыз. Бу – безнең хәтер! Район халкы берләшеп, мемориаль комплексны тәртипкә китерә. Бу парк гади урын түгел, биредә батыр солдатлар: сугыштан кайтып вафат булганнарның, яу кырында ятып калганнарның хәтере яши. Бу урында начар гамәлләр кылу түгел, начар уйлар уйлау да – гөнаһ. Комплексны чистартуда, төзекләндерүдә үзеннән өлеш керткән һәркемгә тирән рәхмәтлемен. Берничә ел рәттән килә торган кешеләр эшнең бөтен тәртибен белеп, кирәклеген аңлап, ихластан эшлиләр, һәркайсының яратып аркасыннан сөярлек, – ди өмәләрне оештыручы, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев