Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Чиста Мөслим

Матурлык үзебездән тора

Язгы ташу быел “Кояшлы Ык” ял паркына зур зыян салды. Су астында калган җәйләүләр, балалар өчен уен мәйданчыклары, күперләр, юллар күп ремонт таләп итә.

– “Кояшлы Ык” ял паркындагы өч причалның икесенә зур зыян килгән. Металл конструкцияләренең кайбер өлешләре өр-яңадан эшләнде. Агач басма язгы ташудан соң тарала башлаган иде, аны 50 метр озынлыгында сүтеп, яңадан җыйдык. Басманың 70 метрын төзекләндердек. Төзелеш материаллары белән “Хуҗалык тәэмин итү”, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиеләре, мәгариф идарәсе ярдәм итте, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Паркны төзекләндерү буенча эш бүленеше оешма-предприятиеләргә җиткерелде. Нәтиҗәдә пирс ясалды, пляжның сул як зонасы төзекләндерелде, чүпләр җыештырылды. Төзекләндерү, буяу эшләре әле дә дәвам итә.

Лилия Шәймиева

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев