Юл буе яшел чирәмме?
Эре шәһәрләргә якынлашкан саен юл буенда чисталык, ни кызганыч, кими бара.
1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланып китте. Санитар чисталык булдыру һәм тәртипне контрольгә алу максатында, җаваплы хезмәтләр тарафыннан рейдлар үткәрелә. Районда гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларының һәм юл буе полосаларының санитар-экологик торышын тикшерү буенча рейд узды.
Рейдта “Экология күзәтчелеге” дәүләт бюджет учреждениесе, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт территориаль идарәсе, Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек вәкилләре катнашты.
– ТР Министрлар кабинетының “ТР торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турындагы” карары нигезендә, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең юл сервисы объектларының санитар-экологик торышын, гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын һәм юл буе полосаларын тикшерәбез. Рейдлар ел саен уза,– ди “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ Әлмәт территориаль идарәсенең әйдәүче белгече Руслан Унайбеков. – Рейд барышында төбәк әһәмиятендәге юл буйлары һәм юл буе полосалары тикшерелә. Юл категориясенә карап юл буйларының саклану зонасы төрле. Юл буйларында чүплекләр барлыкка килүгә, резина, шешәләр, азык-төлек, төзелеш калдыклары ятуга игътибар итәбез. Аларның урынын билгеләп, экологларга юллыйбыз. Алар чүплек барлыкка килгән урынның кайсы территориягә керүен ачыклап, вазыйфадагы затларга кисәтү кертә. Җаваплы затларга билгеле бер вакыт аралагында урынны чүп-чардан чистартырга тәкъдим ителә. Эш башкарылмаса, вазыйфадагы затларны административ җаваплылыкка тарту буенча акт төзелә.
Рейд барышында Метрәй, Яңа Усы, Иске Карамалы, Баек авыл җирлекләре аша узучы юл буйлары тикшерелде. Рейд нәтиҗәләре буенча бер акт төзелде. “Районда юл буйлары чиста, чүплекләр юк. Җитәкчелек бу мәсьәләгә зур игътибар бирә”, – ди белгечләр.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 17 апрель саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев