Яраткан эш җиңел була
Зилә Ситдыйкова Пушкин урамындагы күпфатирлы йортлар территориясен җыештыра. Ул 27 подъездга хезмәт күрсәтә
Урам җыештыручының эше җиңел түгел. Бигрәк тә кыш көннәрендә. 30-40 градус салкыннардан соң тротуарларны боздан чистарту җиңел түгел. Кулына эш коралы тотып карамаган кеше аңламый аны. Иртән торып подъезддан чыгуга кары көрәлгән ишегалдына аяк басканда, себерелгән чиста юлдан йөргәндә, бу эшләрне башкару өчен урам җыештыручының иртүк эшкә керешүе турында уйланмыйбыз.
– Урам җыештыру хатын-кыз эше түгел, дип саный күпләр. Миңа эшем бик ошый! Яратып барам, яратып кайтам. Күпфатирлы йортларда гомер итүче әбиләр белән сөйләшергә яратам. Алар – мине, мин аларны тыңлыйм. Кайвакыт сер сандыгы да, киңәшче дә булырга туры килә. Пушкин урамындагы күпфатирлы йортларда гомер итүчеләрнең һәрберсе туганым кебек якын. Шунысы сөендерә: фатир хуҗаларының начар гадәтләре юк. Каты көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны контейнерга илтеп ташлыйлар, кунакка килүчеләр генә чүпне өй янында калдыра. Аларга өлкән апа-абыйлар шелтә белдерә, – ди Зилә.
Зилә “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесендә 2014 елдан бирле эшли. Һөнәре буенча тегүче ул. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесенә эшкә урнашканчы 12 ел Мөслим икмәк пешерү комбинатында ипи пешерә.
– Ипи салу эшен дә күңелемне биреп башкардым. Ул вакытта өй сала идек, эшне алыштыруга акча җитмәү, кызыбызны түләп укыту сәбәп булды. Биредә хезмәт хакы яхшы. Менә 10 ел җирлегебезне чистартуда көч куям. Җәй көне үземә билгеләнгән территориядә үлән чабам, “Кояшлы Ык” ял паркында да кызлар белән бергә шушы эшне башкарабыз. Яз-көз яфрак, чүп җыябыз. Тычканга – үлем, мәчегә көлке, дигәндәй, кышын кар көрибез. Төне буе яуган карны 6.00 сәгатькә кадәр чистарта башламасаң, иртән эшкә баручыларга җайсыз булачак. Территорияне кардан чистартырга кайвакыт бишәр сәгать вакыт кирәк була, андый көннәрдә кар ыргытып кулның беләзекләренә кадәр авырта, – ди Зилә.
Триммер белән дә, көрәк, себерке белән дә оста эшли Зилә. Кечкенәдән хезмәт сөеп үскәнгәдер, эштән курыкмый. Шулай булмаса, тормыш иптәше Радик белән иңне иңгә куеп, мәһабәт йорт тергезә алырлар идеме?!
– Зиләгә иртән эшкә барганда гел игътибар итәм: ул күптән эш урынында була. Кар яуган көнне иртәнге 5.00тә үк аның җәһәт-җәһәт кар атуын күрергә була. Җәен, кояш кыздыра башлаганчы дип, иртүк подъезд алларын җыештыра. Вакыт үтсен дип түгел, булсынга дип эшли. Бик яратабыз үзен. Менә хәзер дә ишегалдында каткан бозны лом белән чистартып, юлларны ачып куйган. Аруны белми, баш күтәрми эшләүче шундый кызлар булганда, җирлегебез һәрвакыт матур һәм чиста булыр, – ди Мөнирә Гайфиева.
Лилия Шәймиева фотосы.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев