Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Чиста Мөслим

Чүпне кая түгәргә?

Язга чыккач, чүп түгү катлауланды. Кайберәүләр бу хакта социаль челтәрләрдә үз фикерен белдерә.

Соңгы арада чүп машиналары кайбер төр чүпләрне алмый башлады. “Гринта” оешмасы кайсы очракта чүпне алмавы турында “Авыл утлары” газетасында белдерү дә чыгарды. Анда: “Бакча чүбе каты көнкүреш калдыкларына керми”, диелгән. Моннан тыш тагын нинди чүпне алмаулары турында әйтелгән.

Социаль челтәрләрдә Мөслим авылының Мәҗит Гафури урамында яшәүчеләр, “Гринта” оешмасының чүпне алып китмәвенә зарланып, урамдагы чүп капчыкларының фоторәсемнәрен урнаштырган иде.

– Авыл җирендә яшәгән кешенең чүбе көнкүреш калдыкларыннан гына тормый. Бакча, ихатадагы чүпләрне нишләтәбез соң инде?! Аларны яндыра башласаң, Мөслим төтен белән тулачак бит. Җитәкчеләр бу мәсьәләне хәл итү юлын тапсын иде, – ди Галия Фәрхетдинова.

– Узган атнада яхшылап кисеп, бәйләп куелган кура җиләгенең корыган сабакларын алып китүдән баш тарттылар. Бакча чүбен алмыйбыз, диләр. Ә без аны кая куярга тиеш?!  – ди райондашыбыз Гөлфия Саматова.

Лилия Шәймиева

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев