Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Чиста Мөслим

«Кояшлы Ык» ял паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә

Язгы ташу быел “Кояшлы Ык” ял паркына зур зыян салды. Су астында калган җәйләүләр, балалар өчен уен мәйданчыклары, күперләр, юллар күп ремонт таләп итте.

Паркны төзекләндерү буенча эш бүленеше оешма-предприятиеләргә җиткерелде. Нәтиҗәдә пирс ясалды, пляжның сул як зонасы төзекләндерелде, чүпләр җыештырылды. Төзекләндерү, буяу эшләре әле дә дәвам итә.

Район оешма-предприятиеләре көче белән Ык буенда төзекләндерү эшләре башкарыла. Мәктәпләр, политехника техникумы, спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлегенә караган оешмалар, ветеринария берләшмәсе масштаблы эшкә зур өлеш кертте.

Кайткан кунакларга мактанырлык су буе, әрәмәлекләребез бар. Тик ямь-яшел чирәм өстендә учак ягып, ит кыздырып утырулар да бар шул.

Вакыт үтү белән конструкцияләр искерә, таушала. Ел саен ремонт башкарылып, конструкцияләрнең төзеклеге тикшерелеп торса, алар озаграк хезмәт итәр иде.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев