Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Чиста Мөслим

Әрвахларның рухы шат булсын!

Мәңгелек йортыбыз булган зиратларга кайчак игътибар җитеп бетми. Шулай да бу мәсьәләдә башкаларга үрнәк булырлык авыллар бар

Сөякәйдә яшәүчеләр һәм әлеге авылда туып-үсеп читкә киткәннәр бергәләшеп зират коймасын алыштырганнар, зират территориясен чистарту, агачларны кисү буенча күләмле эш башкарганнар. Койма алыштыру өчен 500 мең сумнан артык акча җыйганнар. Бүгенге көндә зиратка 120 метрдан артык койма тотылган.

– Мин – Сөякәй авылы кызы. Авыл халкы һәм читтә яшәүчеләр бергәләп киңәшләштек тә, мессенджерда төркем булдырдык. Өмәләргә читтә яшәүче авылдашларыбыз да бик теләп кайта, бергә-бергә күмәкләшеп эшлибез. Авылдашлар көче белән зират ихатасында вак агачлар киселә, чүпләрен чистартып барабыз. Зиратның алгы як өлешендә 130 метр арага евроштакетник белән койма коелды, капка ясалды, бик күп карт агачлар киселде. Тагын 150 метр озынлыгында койма тоту өчен материаллар сатып алдык. Көннәр аязгач, өмәләрне башлап җибәрәчәкбез. Тагын 100 төп агач кисәсе бар. Тик агачларны кисү өчен техника кирәк, җитәкчелек бу мәсьәләдә ярдәм итсен иде. Шушы эшләрне башкару өчен авылдашлардан 350 мең сум акча җыелды, моннан тыш читтә яшәүче авылдашыбыз Рәис Әгълиев та 300 мең сум акча бирде. Авылдашларымның әлеге эшләрдә бердәм булып катнашуы белән горурланам һәм аларга рәхмәтемне җиткерәм, – ди Бәкәбез авылы клубы мөдире Гөлназ Зиннәтуллина.

Октябрь зиратында шактый зур территориядә карт агачлар киселгән.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 23 август санында укыгыз.

Фото – Гөлназ Зиннәтуллинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев