Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу кызыклы

Халык сынамышлары

Март аеның соңгы көннәренә сынамышлар

23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә суыта.

24 мартта ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.

25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә, көннәр җылыта.

26 мартта кара каргалар кичен җыелышып тавыш бирсә, алдагы атна җылы булыр.

27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык.

28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.

29 март нинди – апрель шундый.

30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.

31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев