Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Татар авыллары

Дөньяда татар авылларының саны 4 меңнән артык. Шуларның яртысы – Татарстанда

Татар авылларының картадан сызылганнары да шактый. Татар энциклопедиясе һәм туган якны өйрәнү институты 2013 елдан бирле югалган авылларны барлый. Мәсәлән, 1920 еллар ахырыннан алып 2010 елга кадәр мондый авыллар саны 1200 дип исәпләнгән. Соңгы унөч елда бу сан тагын да арткан, дип фаразлый галимнәр. Татарстан картасыннан якын елларда, халкы бетү сәбәпле, тагын 49 авылның юкка чыгу ихтималы бар.

Республикабызда барысы 3 меңнән артык авыл бар. Аларның 406сында унбердән алып иллегә кадәр кеше яши. 252 авылда исә 1-10 кеше гомер кичерә.

Белгечләр Татарстан авылларының иң еш очраган, озын һәм кыска атамалары исемлеген төзегән. Бездә иң еш очрый торган торак пункт атамалары Александровка, Березовка һәм Сосновка икән. Сигезәр торак пункт атамалары әнә шулай атала. Тукай исеме белән җиде торак пунктны атаганнар. Шул ук вакытта Татарстан картасында 2500гә якын атама бер генә тапкыр кулланылган.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев