Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Күк йөзе ни өчен зәңгәр?

Зәңгәр күк йөзе, болытлар белән капланган яшенле соры һава, алсуланып кояш чыгу яки кояш бату – кешеләр өчен гадәти һәм шул ук вакытта искиткеч матур күренеш. Һәр кеше, күк йөзенә карап, гади генә булган бу сорауны бирми калмыйдыр. Ни өчен күк йөзе зәңгәр?

Бу сорауга күп кенә галимнәр җавап бирергә тырышкан. Ләкин бу күренешкә иң яхшы аңлатманы 19нчы гасыр ахырында гына Д.Рэлей бирә алган. Кояш чиста ачык яктылык нурларын сибә. Димәк, күк йөзен дә без шулай ук ак төстә күрергә тиеш. Ләкин, җиргә таба килгәндә, кояш нурлары үз төсмерләрен үзгәртә. Чөнки ак төс 7 төсмерне үз эченә ала. Нәкъ менә аларның кушылуы аркасында ак төс барлыкка килә.

Ни өчен соң ак төс төсмерләргә бүленә, ләкин без зәңгәрне генә күрәбез?

Башта галимнәр моны һаваның күп санлы химик компонентлардан торган махсус составы белән аңлата. Җир атмосферасында шулай ук су парлары, боз кристалллары, тузан кисәкчәләре һ.б. бар. Иң өске катламда озон формалаша.

Әлеге мәсьәләне иң беренче булып тикшерә башлаган физиклар, озон һәм су молекулалары кызыл нурларны йота, ә зәңгәр нурларны үткәрәләр, дигән фикерләрен җиткергән була. Ләкин төгәл исәпләүләр ясаганнан соң, галимнәр мондый аңлатма вариантын кире кага, чөнки атмосферада күкне зәңгәр итәрлек кадәр озон һәм су юк.

70 ел узганнан соң, галим Д.Таиндалл, яктылыкка тузан һәм һавадагы башка кисәкчәләр йогынты ясый, дип фаразлый. Тиздән Д.Рэлей күкнең ни өчен зәңгәр булуына карата үз фикерен үзгәртә. Күкнең зәңгәр төскә керүе төтен, тузан кисәкчәләре белән бәйле түгел, һава аны үзе зәңгәр төскә буйый, ди ул.

Нурларның бер өлеше җиргә үз төсен үзгәртмичә килеп җитә. Әмма аларның күпчелеген газ молекулалары йота. Бу очракта молекулалар энергия белән тулылана һәм кабаттан фотон сыйфатында энергияне кире бүлеп чыгара. Бу рәвешле барлыкка килгән фотоннар төрле төстә була ала.

Галим шуннан нәтиҗә ясаган: газ молекулалары төсне үзгәртү сәбәпле, без күкне зәңгәр төстә күрәбез.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kuk-ioze-ni-ocen-zangar-5859100

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев