Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу кызыклы

Кайсы көн нәрсә аңлата?

Бездә сишәмбе эш башларга ярамый, уңышсыз була дигән сүз бар. Ә башка көннәр нәрсә аңлата?

Халык телендә дүшәмбе - баш көн. Ара, вакыт, гомер мәгънәләрен аңлата. Дү­шәм­бе – эш баш­лый тор­ган көн. Туган көнең дүшәмбе булмаганда, бу көнне сәфәр чыгарга, тырнак кисәргә ярамый.

Сишәмбе – кар­шы­лык­лы, бә­хәс­ле көн, мишәрләрдә буш көн. Саләсә - өченче мәгънәсендә. Бәхетсезлек, уңышсызлык көнедер. Кем дә кем бу көннен тырнак киссә, ул гаугадан һәм тавыштан котылмас.

Чәршәмбене кан көн дип атау исә ерак гасырлардан ук килә (ХIII - ХIV гасыр болгар эпитафияләрендә очрый). Бу атама ул көннең корбан китерү көне булуына ишарәли. Чәршәмбе - яумәл әрбәга, дүрт мәгънәсен аңлата. Бу
көндә күгәрченнән гайре җан ияләренең бәхетсезлек һәм шомлану көне. Тырнак кисәргә бөтенләй ярамый. Чәр­шәм­бе – ки­ле­шү­ләр­не хәл итә тор­ган көн.

Пәнҗешәмбе - яумәл хамис (бишенче көн) - хөрмәтле көн. Ихлас күңелдән кылган догалар кабул була торган көн. Бу көннең икенде белән ахшам арасында тырнак киссәң, тәннән рәнҗү китәр, шифа булыр. Пән­җе­шәм­бе – мөм­кин­лек­ләр­не га­мәл­гә ашы­ру өчен ку­лай көн. Икенче төрле исеме - атнакич яки кичатна.

Җомга - олуг бәйрәм көне. Җәмәгать намазлары, никахлар укыла. Җомга туган көнең булмаса, тырнак кисү өчен уңышлы көн санала.

Шимбә - атна арасы көн яки коры көн. Шимбә - сәбәт (яһүд телендә төгәлләнде, тәмам булды дигәнне аңлата). Шимбә - олуг хәйлә көнедер, шомлану, уңышсызлык китерә торган көн дип санала. Борынгылар бу көндә тырнак |кисәргә ярамый дигән, чөнки шимбә көнне кошлар да канат коймый икән.

Якшәмбе - әхәде, ярдәм бирүче көн булып исәпләнә. Якшәмбе баш кич. Якшәмбене базар көн дип тә йөрткәннәр, ә кайбер төбәкләрдә ул урыс атнасы һәм урыс йома (урыс җомгасы) дип атала. Дөнья көннәренең иң әүвәледер. яңарту көнедер. Бу көндә тырнак киссәң,тормышның бәрәкәте китә икән.

Чыганак: Көмеш кыңгырау сайты

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев