Июнь аена халык сынамышлары
Июньдә иртән су буйлап томан агыла икән, кояшлы яхшы һава булачак
- Әгәр сандугач төне буе сайрый икән, икенче көнне көчле җил булачак.
- Июнь ае җылы булса, уңыш яхшы булачак.
- Июнь аенда яңгырдан соң Салават күпере пәйда булса, һава торышы бик озак вакыт җылы булачак.
- Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булачак.
- Әгәр тургай үз оясын җирдә кора икән, җәй бик коры булачак, ә агачта корса, яңгырлы була.
- Әгәр миләш соң чәчәк ата икән, көз озын булачак.
- Июньдә томан еш булса, гөмбәләр күп булачак.
- Карлыгач җәй башлый, сандугачтан җәй тәмамлана.
- Июнь аенда чәчәкләр чәчәк ата, сандугачлар җырлый, июнь аенда күңелле, ә ризык аз.
- Июньдә иртән су буйлап томан агыла икән, кояшлы яхшы һава булачак.
- Чәчәк атучы миләшкә бал кортлары күп җыелса, икенче көнне һава торышы яхшы булачак.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев