Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бу кызыклы

Яңгыр турында кызыклы мәгълүмат

Яңгыр — болытлардан су тамчылары булып ява торган атмосфера төшеме. Бу табигатьнең иң серле һәм могҗизалы күренешләренең берсе. Яңгыр турында кызыклы мәгълүмат күпләрне кызыксындыра, чөнки ул көндәлек тормышта да, фәнни тикшеренүләрдә дә мөһим урын алып тора

Яңгыр төрләре

Яңгырлар үзләренең көче, вакыты һәм температурасы буенча төрлечә була:

  • Ләйсән яңгыр — язын беренче тапкыр сибәләп яуган вак кына җылы яңгыр.

  • Эре яңгыр — җәйге яңгыр. Гадәттә, каралып, куерып килгән болыттан ява. Авыр, эре тамчылар җиргә уктай атыла.

  • Яшенле яңгыр — җәйге челлә вакытында була. Кап-кара болытлар җыела, көчле җил куба, яшен яшьни, күк күкри, чиләкләп яңгыр коя.

  • Давыллы яңгыр — көчле җил белән катыш яңгыр.

  • Җылы яңгыр (коешлы яңгыр) — җәй көне кояшлы вакытта сибәләп китә.

  • Кыска вакытлы яңгыр — бик аз вакыт эчендә яуган яңгыр.

  • Вак яңгыр — көзге салкын яңгыр. Бертуктаусыз сибәләп тора, тамчылары вак һәм җиңел.

Яңгыр ничек барлыкка килә?

Яңгыр барлыкка килү процессы — табигатьнең мөһим циклы. Кояш диңгез, океан, елга һәм күл өстен җылыта, нәтиҗәдә су парга әйләнә. Пар җылы һава агымы белән өскә күтәрелә, анда суына һәм куера. Шулай бик вак су тамчылары хасил була — без аларны ак болытлар итеп күрәбез. Бер-берсе белән кушылып, эреләнгән һәм авырайган тамчылар яңгыр булып җиргә төшә.

Яңгырның файдасы

Яңгырны барча җан ияләре зарыгып көтә. Ул үсемлекләргә, агачларга, игеннәргә бик кирәк. Яңгыр булмаса, дым җитмәүдән алар сулыр иде, нәтиҗәдә корылык башлана. Җир кибә, үсемлекләр корый, ә бу хайваннарга, кошларга һәм кешеләргә дә куркыныч. Яңгыр шулай ук һаваны чистарта, кислород балансын сакларга ярдәм итә.

Яңгырның зыяны

Аз вакыт эчендә күп итеп яңгыр яуса, елгалар ярларыннан ташып чыга. Нәтиҗәдә, якын-тирә җирләр, авыллар, хәтта шәһәрләр су астында калырга мөмкин. Бу очракта яңгыр кешеләргә зыян китерә, инфраструктураны җимерә.


Яңгыр турында иң кызыклы фактлар

Яңгыр турында кызыклы мәгълүмат аның серләрен ача:

  1. Яңгырның исе юк. «Яңгыр исе» дип йөртелгән ис — актиномицетлар бактерияләре бүлеп чыгарган геосмин матдәсе.

  2. Иң зур тамчы 8-9 мм га кадәр үсә ала. Гадәттә алар 0,1–5 мм була.

  3. Яңгыр тавышы су өслегендәге вак куыкларның шартлавыннан барлыкка килә.

  4. Кайбер кешеләрдә яңгырга аллергия бар. Судагы тузан яки споралар тән кычытуына китерергә мөмкин.

  5. Дөньядагы иң явым-төшемле урын — Һиндстанның Черапунджи шәһәре (елга 12 м га кадәр яңгыр).

  6. Яңгырдан соң салават күпере барлыкка килә, чөнки кояш нурлары су тамчыларында сына.

  7. Яңгыр музыка илһамчысы. Күп кенә билгеле көйләр яңгырлы көннәрдә язылган.

  8. Тарихта балык яки бака яву очраклары теркәлгән. Моңа давыл вакытында су күтәрелү сәбәп.

  9. Явым-төшемнең 100% ы да җиргә кайтмый — бер өлеше парга әйләнә.

  10. Яңгырдан соң һавада негатив ионнар күбәя, бу стрессны киметә һәм кәефне күтәрә.

Тагын да кызыклырак фактлар

  • Португалиядә яңгыр яуса, эшкә бармаска мөмкин.

  • Дартс уенын яңгыр сәбәпче булган — ул вакытта укчылар сыраханәдә мишеньгә уклар ата башлаган.

  • Угандада елына 250 тапкыр яшенле яңгыр ява.

  • Ботсванада кешеләр «пула» (яңгыр) дип исәнләшәләр, ә валюта да шулай атала.

  • Кубада яңгыр сиеста вакытында, ә Таиландта бары тик төнлә ява.

  • XVII гасырда Бөек Британиядә яңгыр фаразы өчен үлем җәзасы бирелгән.

  • Чүлдә яңгыр тамчылары җиргә төшеп җитми — эссе һавадан парга әйләнә.

  • АКШның Уайнсберг шәһәрендә 100 ел дәвамында 29 июльдә яңгыр ява.

  • 1 миллион кешедән бересе яңгырга аллергиядән интегә, хәтта үлем очраклары бар.

  • 1986 елда Гопалгандж шәһәрендә 1 кг авырлыктагы боз яуган, 92 кеше һәлак булган.

  • Планетаның иң явымлы төбәкләре кышын корылыктан интегә.

Яңгыр ява икән, моңа карап кәефегез төшмәсен! Ул — табигатьнең яшәрүе, чистарынуы һәм бушлай спа-процедурасы. Тәрәз төбендә чәй эчеп, шушы серле тамчыларның тылсымын тоегыз!

Мөслим – информ фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев