Август аена сынамышлар
9 августта тирес коңгызы кичен җиргә якын оча икән, көннәр матур торыр.
8 августта имән чикләвеге күп икән, ел уңышлы булыр.
9 августта тирес коңгызы кичен җиргә якын оча икән, көннәр матур торыр.
10 августта кырмыскалар ояларын зурайта икән, иртә суык кыш көт.
11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.
12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса – яңгырга.
13 августта яңгыр алдыннан салават күпере чыкса, начар һава торышы озакка килер.
14 август нинди булса, 28е дә шундый булыр.
15 августта җил, төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, киресенчә борылса – аяз көннәргә ишарә.
16 август нинди, 19 декабрь шундый булыр.
17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр.
18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозылыр.
19 августта нинди һава торышы булса, Покрау (14 октябрь) һәм гыйнвар да шундый килер.
20 августта, кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.
21 августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр.
22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгәсе көн шуның кадәр эссерәк булыр.
Фото: Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев