Атна көннәренең атамалары: дүшәмбедән якшәмбегә кадәр
Бу мәгълүматта сез атна көннәренең татарча атамалары, аларның мәгънәләре, уңышлы һәм уңышсыз көннәр турында белә аласыз
Татар халкы борынгы заманнардан ук атнаның һәр көненә аерым мәгънә салган, үз исемен биргән. Көннәрнең тәэсире кеше тормышының төрле өлкәләренә — эшкә, сәфәргә, хәтта тырнак кисү кебек гади гамәлләргә дә йогынты ясаган дип ышанганнар. Бу мәгълүматта сез атна көннәренең татарча атамалары, аларның мәгънәләре, уңышлы һәм уңышсыз көннәр турында белә аласыз.
Дүшәмбе - халык телендә баш көн дип йөртелә. Бу көн - ара, вакыт, гомер мәгънәләрен аңлата. Дүшәмбе – эш башлый торган көн. Туган көнең дүшәмбе булмаганда, бу көнне сәфәр чыгарга, тырнак кисәргә ярамый.
Сишәмбе – каршылыклы, бәхәсле көн. Бу көн мишәрләрдә буш көн санала. Саләсә - өченче мәгънәсендә. Бәхетсезлек, уңышсызлык көнедер. Кем дә кем бу көнне тырнак киссә, ул гаугадан һәм тавыштан котылмас.
Чәршәмбене - кан көн дип атау исә ерак гасырлардан ук килә (ХIII - ХIV гасыр болгар эпитафияләрендә очрый). Бу атама ул көннең корбан китерү көне булуына ишарәли. Чәршәмбе - яумәл әрбәга, дүрт мәгънәсен аңлата. Бу көндә күгәрченнән гайре башка җан ияләренең бәхетсезлек һәм шомлану көне. Тырнак кисәргә бөтенләй ярамый. Чәршәмбе – килешүләрне хәл итә торган көн.
Пәнҗешәмбе - яумәл хамис (бишенче көн) - хөрмәтле көн. Ихлас күңелдән кылган догалар кабул була торган көн. Бу көнне икенде белән ахшам арасында тырнак киссәң, тәннән рәнҗү китәр, шифа булыр. Пәнҗешәмбе – мөмкинлекләрне гамәлгә ашыру өчен кулай көн. Икенче төрле исеме - атнакич яки кичатна.
Җомга - олуг бәйрәм көне. Җәмәгать намазлары, никахлар укыла. Җомга туган көнең булмаса, тырнак кисү өчен уңышлы көн санала.
Шимбә - атна арасы көн яки коры көн. Шимбә - сәбәт (яһүд телендә төгәлләнде, тәмам булды дигәнне аңлата). Шимбә - олуг хәйлә көнедер, шомлану, уңышсызлык китерә торган көн дип санала. Борынгылар бу көндә тырнак кисәргә ярамый дигән, чөнки шимбә көнне кошлар да канат коймый икән.
Якшәмбе - ярдәм бирүче көн булып исәпләнә. Якшәмбе баш кич. Якшәмбене базар көн дип тә йөрткәннәр, ә кайбер төбәкләрдә ул урыс атнасы һәм урыс йома (урыс җомгасы) дип атала. Дөнья көннәренең иң әүвәледер, яңарту көнедер. Бу көндә тырнак киссәң,тормышның бәрәкәте китә икән.
Чыганак: Көмеш кыңгырау сайты
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев