Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елгы вакыйгалар турында языла

11 май
Барлык мәйданнарда
“Шуган” терлек симертү совхозы игенчеләре, сабан ашлыгы культураларын чәчүне тиз тоту белән бергә, чәчүлекләрне шытымнар чыкканчы чүп үләннәренә каршы тырмалауга да җитди игътибар бирәләр. Бу эштә Владимир Лебедев аеруча өлгерлек күрсәтте һәм соңгы берничә көндә генә дә 430 гектар җирдә тырмалау уздырды. Мөслим урта профессиональ-техник училищесыннан ярдәмгә килгән Таһир Газизов та тәҗрибәле механизаторлардан бик азга калышты. Чәчелгән мәйданнарны катоклау да әйбәт оештырылды һәм Ягъфәр Әюпов, 902 гектар җир катоклап, үзен ярыш алдынгысы итеп танытты.
Г. Мөхәммәтярова.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев