Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

7 сентябрь

Кагыйдәбез – норманы арттырып үтәү

Калинин исемендәге колхозда туңга сөрү оешканлык белән дәвам итә. Барлык мәйданның 23 проценты эшкәртелде. Социалистик йөкләмәләр алган җиңүчеләрнең берсе – Рәдит Хәйбрахманов. Җиңүче өчен билгеләнгән күчмә вымпел аның агрегатында. Рәдит К-700 тракторында эшли, 474 гектар мәйдан җир сөрде. Көн саен 13,3 гектар урынына 22 гектар җир эшкәртә ул. Илгиз Шәмсетдинов агрегатының да җитештерүчәнлеге югары: аерым көннәрдә норма 250 процентка үтәлә. Муллахмәт Мортазин, Владимир Лапшин, Анатолий Симонов өчен бер ярым норма үтәү кагыйдәгә әверелде.

Ф.Фәттахов, партком секретаре.

Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев