Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар турында языла.
20 июнь
Терлекләргә азык җитәрлек булачак
Терлек азыгы әзерләү буенча удар айлыкка кушылып, без нәтиҗәле эш башкаруга алындык. АВМ-0,4 агрегаты витаминлы үлән оны җитештерүне уңышлы дәвам итә. Бүген көнгә 25 тонна югары сыйфатлы туклыклы һәм кыйммәтле азык әзерләнде. Витаминлы үлән оны әзерләү буенча звеноны өлкән машинист Григорий Котков җитәкли. Машинистлар Николай Кривошеев, Александр Кузнецов, Николай Лобанов агрегатларның өзлексез эшләвен тәэмин итәләр, көндәлек нормаларны шактый арттырып үтиләр. Яфраказык әзерләү дә дәвам итә. “Сельхозтехника” район берләшмәсе хезмәткәрләре ярдәме белән 14 тонна яфрак азык әзерләнде инде.
Г.Кривошеев, баш бухгалтер.
Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев