Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар турында языла.
25 май Җавап – удар хезмәт
Куйбышев исемендәге колхоз хезмәтчәннәре ТАССРның яңа Конституциясе проектын зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Партия комитеты аны өйрәнүне оештыру һәм пропагандалау буенча махсус пропагандистлар группасы оештырды. Күбәк сөтчелек фермасы коллективында Конституция проектын өйрәнгән бу көннәрдә хезмәт күтәренкелеге хөкем сөрә. Ферма буенча һәр сыердан 10 килограммга якын сөт савып алына. Савымчылар Рәйфә Шәяхмәтова, Рузинә Хәсәншина, Анфиса Мәгъдәнова, Мәккия Хәйруллина, Рәсимә Шәяхмәтова аеручы тырышып эшлиләр. Аларның күрсәткече 10,5-10,2 килограмм.
С.Вәлиев, партком секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев