Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана

25 март

Көтәбез

Калинин исемендәге колхоз хезмәтчәннәре В.И.Ленинның тууына 108 ел тулуга багышланган Кызыл өмәгә ныклап әзерләнәләр. Әлеге традицияне тагын да җанландыру, өмәне нәтиҗәле уздыру өчен оператив штаб төзелде. Бу көнне хуҗалыктан 262 кеше эш белән мәшгуль булачак, 126 укучы ферма торакларын чистарту, хуҗалык территориясен яшелләндерү белән шөгыльләнәчәк. 124 колхозчы үзләренең эш урыннарында хезмәт итәчәк, терлекләрнең җәйге лагерьларын ремонтлап, мал кертерлек хәлгә китерәчәк. Төрле урыннарда 12 пенсионерыбыз эшләячәк. 

Р. Фәттахов, партком секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев