Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана
21 март
“Колхоз утлары” – беренче урында
Район авыл хәбәрчеләренең слетында иң яхшы стена газеталарына бәйге үткәрелде. Барлыгы 14 колхоз, совхоз, мәктәп һәм фермалар бәйгегә үзләренең кулъязма басмаларын тәкъдим иттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Урожай” колхозы идарәсе, партия, профсоюз оешмасы органы стена газетасы – “Колхоз утлары” яулады. Икенче урын “Үзәк” совхозының партия оешмасы, дирекция органы һәм совхозның месткомы стена газетасы – “Көрәш” газетасына бирелде. “Михайловка” совхозының “Алга” һәм Мөслим урта мәктәбенең “Укытучы” стена газеталары өченче урынны бүлештеләр. “Маяк” колхозы быел бәйгедә бөтенләй катнашмады. Ә “Алга” колхозыннан колхозчыларның еллык хисап җыелышына чыгарылган бюллетень тәкъдим ителде.
Бәйгенең жюри составы.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев