Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана
Сүздән аерылмас
Авыл хуҗалыгы машиналарын 20 марттан соңга калмыйча әзерлек сызыгына бастырырга! “Михайловка” совхозы механизаторлары алларына әнә шундый максат куйганнар иде. Чәчкечләрне, культиваторларны көйләү, агрегатларны комплектлаштыруның барышы эшнең сүздән аерылмавы турында сөйли. Узган еллардагыча, чәчүчеләр һәм прицепщикларны совхоз территориясендә 48 сәгатьлек программа буенча укыттык. Тракторларны ремонтлау да оешкан төстә бара. Бүгенге көндә 77 тракторның 65е язгы кыр эшләренә әзер.
Ә.Харисов.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев