Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана.
14 март
Техника мәйданга чыга
“Урал” колхозы механизаторлары язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлекне киң җәелдерделәр. Бүгенге көндә хуҗалыкның һәр бригадасында чәчкечләрне, культиваторларны махсус мәйданчыкларга чыгару һәм көйләү бара. Бу эш бигрәк тә Дусай бригадасында яхшы куелган. Биредә КПСС члены Г. Вильданов җитәкчелегендәге звено нәтиҗәле эшли. Язгы эшләр комплекслы юл белән алып барылачак. Чәчүчеләр һәм прицепщиклар махсус программа буенча укытылды. Хуҗалыкта биш звено төзелде.
Х.Хәмәдишин, партком секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
                                                
                        
                    
            
Нет комментариев