Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елда булган вакыйгалар кабатлана
31 гыйнвар
Җилдәй җитез
Халит Шәйхетдинов шофер булып 1979 елда – хәрби хезмәттән соң эшли башлады һәм тиз арада бар яктан да булган егет икәнлеген күрсәтте. 1977 ел аның күңелендә онытылмаслык эзен калдырды. Халит ГАЗ-53 үзбушаткычында 144000 тонна-километр эш башкарып, еллык йөкләмәсен 144 процентка үтәде һәм III дәрәҗә “Хезмәт даны” орденына лаек булды. Кукуруз силосы ташуда да актив катнашты, көнлек нормасын 200-240 процентка үтәп барды. Барлыгы 114112 тонна-километр эш башкарды.
Р.Минһаҗев, “Үзәк” совхозы.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев