Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

2 сентябрь. 1982 ел

Матур эшләр белән сөендереп

Бишьеллыкның икенче елында “Үзәк” совхозы игенчеләре матур эшләр белән сөендерәләр. Алар урып-җыюны зур оешканлык белән алып бардылар һәм районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Бөртеклеләрнең һәр гектары 23 центнердан күбрәк уңыш бирде. Дәүләт амбарларына 16 мең центнердан артык ашлык озатылды. Салауз-Мухан бүлекчәсендә урнашкан ындыр табагы ашлык конвейерында иң кызу нокталарның берсе булды. Биредә эшләүчеләр аерым көннәрне 2000 центнер һәм аннан да артыграк ашлык кабул иттеләр.

Кабул итү пунктларына көн саен 1000-1500 центнер ашлык җибәрелде.

“Үзәк” совхозы идарәсе.

Фото – Мөслим-информ архивыннан


Нет комментариев