Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгаларны искә төшерәбез

1989 ел 26 январь

Коллектив уңышы

Район юл төзү ремонтлау участогы коллективы узган елны 1 миллионнан күбрәк сумлык эш башкарды. Аерым алганда, 4,6 километр озынлыкта Үрәзмәт – Сикия юлы файдалануга тапшырылды. 22 километр юлга капиталь ремонт уздырдык. Бәкәбез һәм Сөякәй арасында 40 метр озынлыкта тимер-бетон күпер сафка басты. Төзелеп килә торган яңа базаның ихатасы әйләндереп алынды, аңа керү юлы салынды. Ике квартиралы торак йорт төзи башладык. Боларга билгеле, коллектив членнарының намуслы хезмәте бәрабәренә ирешелде. Алар һәр эшне җаваплылык тоеп һәм яхшы сыйфат белән башкаралар, җиткерелгән заданиены арттырып үтиләр.

Ф. Галиев, участок начальнигы урынбасары.


Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде

Фото- "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев