Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә

1989 ел, 24 июнь

Мари Бүләр сигезьеллык мәктәбе укучылары былтыр мәктәп яны участогында яшелчәләрдән югары уңыш алдылар һәм аны дәүләткә генә дә 200 центнерга якын саттылар. Быел колхоз идарәсе мәктәпкә яшелчә үстерү өчен 3 гектар җир бүлеп бирде. Бу мәйдан ихата белән әйләндереп алынды. Сугару өчен торбалар сузылды. Яшелчә бакчасында эшләр укытучы Н. Шамукаева җитәкчелегендә бара. Бүген әлеге мәйданда 1 гектар суган, 1 гектар кәбестә һәм аш чөгендере, помидор вакытында утыртылып, һәрберсе матур булып үсеп килә. Мәктәпнең 5-8 классларында нибары 25 бала укый. Әмма, коллектив шушы кечкенә көч белән дә үзенең зур эшләргә сәләтле булуын ачык раслый.

Т.Фазуллин, “Урожай” колхозының баш агрономы

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев