Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда районыбызда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел,  4 март

Булдыклылар

РАПОның ремонт-техник предприятиесендә алтын куллы хатын-кызлар шактый. Аларның берничәсе терлекчелек фермаларындагы җиһазларга техник хезмәт күрсәтү станциясендә эшли. Наҗия Шәмсиева, Гатифә Закирова, Фәйлә Газетдинова коллективта озак еллар хезмәт куялар. Өчесе дә үз һөнәренең чын остасы. Квартал планын март башында ук 113 процент итеп үтәделәр. Хатын-кызларыбыз нигездә саву аппаратларына техник хезмәт күрсәтәләр: юалар, ремонтлыйлар, яраксызларын алыштыралар. Аларның эшеннән һәркем канәгать кала.

Р.Минһаҗев, станция начальныгы

Уңыш хакына

Колхозыбыз игенчеләре быел бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектарыннан 24 центнер уңыш үстерү өчен социалистик йөкләмә кабул иткәннәр иде. Кыш дәвамында басуларда кар буразналары сызылды. Бу агрочара 4200 гектар мәйданда үткәрелде. Бүгенге көндә пар басуларына органик ашлама ташу бара. Бу эштә безгә 13нче Алга механикалаштырылган күчмә колоннасының биш кешедән торган отряды ярдәм итә. Уртак көч белән 5000 тоннадан артык черемә чыгарылды. Язгы кыр эшләре вакытында туфракка кертү өчен 348 тонна аммиак суы һәм 500 тоннага якын минераль ашлама кайтарттык.

И. Мөхәммәдиев, агрохимик, Куйбышев исемендәге колхоз

Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев