Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

30 октябрь. Җир сыен – кырга

Хуҗалык хезмәтчәннәре органик ашлама чыгару буенча республика күләмендә игълан ителгән удар икеайлыкка актив кушылдылар. Хәзерге вакытта тирес әзерләү эше бара. Ташлыяр бүлекчәсендә механизатор Яхъя Гомәров фермадан тиресне азык чөгендере җиренә илтеп, өемнәргә куя. Игенче бүлекчәсендә бу эш белән – Рәшит Шәехов, Тойгелдедә Ривал Шакиров һәм Васил Дәүләтов шөгыльләнә. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә басу читенә 912 тонна ашлама чыгарып куелды. Җир туңу белән “җир сые”н кырга күчерү башланачак.


Р. Галиев, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы баш агрономы.

Фото – «Мөслим-информ»

 

 


Нет комментариев