Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатланган

17 июль. Муллык олаулары агыла. 

“Шуганка” совхозы хезмәтчәннәре ныклы азык базасы булдыру өчен зур тырышлык куялар. Бу көннәрдә эш аеруча нәтиҗәле бара. Күмәк көч белән 272 тонна яфраказык, 83 тонна витаминлы үлән оны, 190 тонна печән тупланды. Сенаж хәзерләү дә темп алды: 990 тонна яшел масса башняларга тутырылды. Басу юлларыннан өзлексез муллык олаулары агыла. Комсомол-яшьләр Рифкать Юнысов, Р.Вәлишин, Р.Мисбахов, Ф.Нәвшиев сенаж салу өчен яшел масса ташыйлар, норманы 120-125 процентка җиткереп үтиләр. Үлән чабуда эшләүче ВЛКСМ членнары Л.Астафьев белән П.Лошкарев җитешсен генә. Алар килгән бар транспортны масса белән тәэмин итеп, норманы күпкә арттырып 
үтәүгә ирешәләр.

М.Гарифуллин.

Фото – Мөслим-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев