Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
3 июль. Күмәк көч белән
Хуҗалыкта эшкә яраклы һәркемгә кычыткан, яфраказык әзерләү заданиеләре җиткерелгән иде. Күпләр аны арттырып үтәүгә иреште.
Күмәк көч белән 309 тонна кычыткан, кыргый үлән җыелды. Бу массадан оператор З. Гайсин җитәкчелегендәге звено АВМ-0,65 агрегатында витаминлы азык ясады. Саклау урыннарына урнаштырылган үлән оны 45 тонна тәшкил итә. 51 тонна яфрак җыелды. Ул фермага кайтарылып, киптерүгә куелды. Совхоз хезмәтчәннәре печән әзерләүгә дә зур җаваплылык хисе белән карыйлар. 90 тонна печән эскертләргә өелде, 230 тонна преслап куелды.
З. Камалова. “Михайловка” совхозы.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев