Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
3 июнь. Ярыш колач җәя
“Урал” колхозы савымчылары хуҗалыкның һәм районның беренче потчысы Рәйсә Вилдановага тигезләшү өчен социалистик ярышны киң җәелдерделәр. Инде берничә терлекче ярыш маягы күрсәткечләренә якынлашты. Мәсәлән, Баек фермасыннан Кифая Гыйлметдинова кичә һәр сыердан 15,6 килограмм сөт савып алуга иреште. Дусай фермасы терлекчесе Зөлфия Закирова да потчылар сафына басу өчен нәтиҗәле эшли. Аның группасында һәр сыердан көнлек савым 15,5 килограммга җитте.
А. Әюпов.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев