Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

24 апрель. Фермада очрашу. 

Менә көткән көн килеп тә җитте. Без пионервожатый Светлана Бакыева җитәкчелегендә, дәртләнеп, товарлыклы-сөтчелек фермасына юл тоттык. Ферма эшчәннәре безне ачык йөз белән, шатланып каршы алдылар, эшләре хакында сөйләделәр, хезмәтләре белән таныштырдылар. Соңыннан V класс укучылары терлекчеләргә багышлап әдәби-музыкаль монтаж куйдылар. Очрашу укучылар өчен дә, терлекчеләр өчен дә күңелле үтте. Укучыларның белемен баетты, хезмәткә мәхәббәт уятты. Бу хатыбыз аша мәктәп интернатында аш пешерүче булып эшләүче Валентина Чухутинага да рәхмәт сүзләребезне җиткерәсе килә. Аның хезмәтеннән һәркайсыбыз канәгать. Ул һәрвакыт якты, көләч йөзле, интернатта яшәүче укучылар өчен кайгыртучан апа ул. Без аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Р. Әгъзәмова. Михайловка урта мәктәбе.

Фото – Мөслим-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев