Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

30 март. Олы максат белән

СССРның 60 еллыгы – совет халкы тормышында зур вакыйга. Хуҗалыкара мелиорация берләшмәсе коллективы бу истәлекле көнне удар хезмәт куеп каршыларга максат куйды. Хәзер бездә су сибү агрегатларын ремонтлау, кырларга органик ашлама чыгару эшләре бара. Ашлама ташу өчен 12 кешелек бригада төзелде. Февраль аенда ул К. Маркс исемендәге колхозда 4 мең тоннадан артык черемә чыгарды. Бүгенге көндә коллектив – “Шуган” совхозында. Механизаторлар көненә 350-400 тонна ашлама ташый. Алдынгылар рәтендә төяүче А. Фазлыев, бульдозерчы А. Кәрамов, тракторчылар Г. Нуриев, И. Алчин, И. Мирсаяпов бар.

Р. Хамматов, баш бухгалтер.

Фото – Мөслим-информ архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев