Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
26 гыйнвар. Звено уңышлы эшли.
Быелның беренче ае үтеп бара. Шуны истә тотып Тат. Бүләр бригадасы механизаторлары язгы кыр эшләренә техниканы һәм тагылма коралларны ремонтлауның сыйфатын кат-кат тикшерәләр. Чәчү агрегатларының сошниклары тулысынча “Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсендә ремонтланды, сыйфаты яхшы. Барысы ун данә КПИ-4 культиваторы сафка басты. Бригадада Әбүзәр Арсланов җитәкчелегендә аерым звено эшли. Тимерче Сәлахетдин Әкмалов, электр белән эретеп ябыштыручы Галимҗан Ханнанов, слесарьлар Фәрит Низамиев һәм Мирдәриф Бәхтиевның тырышлыгы аеруча зур.
Ф. Фәтхуллин,“Урожай” колхозы.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев