Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
7 декабрь.
Оешкан эш карышмый “Урал” колхозы хезмәтчәннәре, 23402 центнер шикәр чөгендере сатып, биргән вәгъдәләрен үтәү көнен һаман якынайталар. Чималны дәүләткә тапшыруга даими рәвештә 20 машина беркетелә, һәр көнне йөзләрчә центнер чөгендер озатыла. Татлы тамырны тапшыруга хәзерләү белән көн дә 400гә якын кеше шөгыльләнә. Баек урта мәктәбе укучылары да, дәресләр тәмамлангач, хезмәт вахтасына басалар. Оешкан эш карышмый, диләр бит. Баек бригадасы хезмәтчәннәре әнә шул оешканлык бәрабәренә шикәр чөгендеренең соңгы центнерларын озаталар.
Х. Латыйпова.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев