Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана

25 ноябрь. Рекордлар яңарачак

Кышкы чор кергәч тә тырышлыклары, осталыклары бәрабәренә мул продукция алучы уңганнар шактый Күбәк сөтчелек фермасында. Мәсәлән, Рәсимә Шәяхмәтова, Анфиса Мәгъданова группаларында һәр сыердан савып алынган тәүлеклек сөт 7 килограмм тәшкил итә. КПСС райкомы члены К. Ганиева җитәкләгән Күбәк сөтчелек фермасында уңганнар югарыда телгә алынган ике савымчы белән генә чикләнми, әлбәттә. Рәйфә Шәяхмәтова, мәсәлән, 10 айда 3135 килограмм сөт савып, Рүзинә Хәсәншинаның узган елгы рекордын яңартырга уйлый. Былтыргы ярыш лидеры да, Рита Шәяхмәтова, Әскыя Камалова да инде дүртенче меңгә аяк бастылар.

Н. Галиева. Куйбышев исемендәге колхоз.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев